Творчество детей

Укытучыга багышлау

Кадерле укытучылар,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Шатлык, бәхетләр телибез,
Кояштай якты көннәр!
Эшегездә уңышлыклар
Юлдаш булсын күп еллар,
Тормышыгыз туры булсын,
Читләп үтсен кайгылар!
Шулай яшәргә лаек сез,
Армый – талмый эшлисез,
Безнең бөтен кыланышка
Бик түземле кеше сез.
Үзебезнең кимчелекне
Ышаныгыз,аңлыйбыз,
Бары тик үз хисебезне
Кулда тота алмыйбыз.
Хөрмәтле укытучылар,
Кичерегез сез безне,
Рәхмәтебез сезгә бик зур,
Яратабыз без сезне!
4 нче сыйныф укучылары

Гимназия көне.

Бәйрәмгә әзерләнүләр
Әллә кайчан башланды
Бөтен гимназия гөрли
Чистарталар мәктәпне.
Залларны да бизәп куйдык,
Өстәлдә төрле сыйлар.
Күп кунаклар чакырдык без
Шатланып каршыладык.
Бәйрәмне багышладык без
Гимназия көненә,
Концертлар да әзерләдек
Хөрмәтле кунакларга.
Матур киенгән балалар
Тезелешеп бастылар,
Беренче сыйныфлар өчен
Бәйрәмебез башланды.
Шигырьләрне оста итеп
Сөйләделәр дә алар,
Барсы бергә ант иттеләр
Әйбәт укырбыз диеп.

Башка сыйныф балалары
Бию, җырда катнашты.
Бик күңелле, кызык булып
Бәйрәм узып та китте.
Актив катнашучыларга
Мактаулы сүзләр булды,
Арадагы кайберәүләр
Бүләккә лаек булды.
Хөрмәтле кунакларга да
Ошады бүген бәйрәм.
Чын күңелдән әзерләндек
Бик кәнагать бу көннән.
Бу бәйрәм безнең күңелдә
Истәлек булып калыр.
Тагын да тырышлык белән
Эшләргә күәт бирер.

Автор : 4 А сыйныф укучылары

Театрга барганда.

Театрга барырга дип
Бик тиз генә җыендык,
Икәүләшеп кул тотынып
Бер рәткә тезелдек.
Урамга чыгар алдыннан
Кабатладык бергәләп
Юл чыгу кагыйдәләрен,
Тәртип тоту сүз бирдек.
Автобусның тукталышы
Ерак түгел мәктәптән,
Тиз арада барып җитеп
Җайлап кына утырдык.
Шофёр абый җиңел генә
Машинасын кабызды,
Билет сатучы апабыз
Безгә таба юнәлде.
Утырып барган чагында
Берничаклы юл үткәч,
Таяк таянган әбине
Күрдек без тәрәзәдән.
Ишек ачылганын көтеп
Тордык та тыныч кына,
Әбигә булышырга дип
Кузгалдык барыбыз да.
Әкрен генә алып керттек
Автобусның эченә,
Уңайлы итеп утырттык
Без бушаткан урынга.
Рәхмәтләрен әйтә-әйтә
Бәхет-саулык теләде,
Бик тәртипле балалар дип
Әби безне мактады.
Бу сүзләр безнең кәефне
Шундый итеп күтәрде.
Без бит инде шуның хәтле
Әллә ни эшләмәдек.
Менә шундый булу кирәк
Тирә –як кешеләргә,
Ихтирам күрсәтү җиңел
Хөрмәтлә олыларны.

Автор: 4А сыйныф

Әни белән күңелле


Әни өйдә булган көнне
Миңа бик тә күңелле,
Аның белән икәү бергә
Эшлибез бөтен эшне.
Ул кер юса, мин үтүклим,
Идәннәрне себерәм,
Ул ашарга пешергәндә
Мин тузаннарны сөртәм.
Шүрлектәге китапларны
Тезеп куям матурлап,
Гөл төпләрен йомышартып
Аларга сулар сибәм.
Бөтен эшләрне бетергәч
Ял итәбез икәүләп,
Кызыклы китап укыйбыз,
Чәй эчәбез бик тәмләп.
Урамда җылы көннәрдә
Бераз йөреп керәбез,
Арып өйгә кайтып җиткәч
Ял итеп утырабыз,
Телевизор карыйбыз,
Компьютерда уйныйбыз.
Шулай итеп,әни белән
Ял көнен үткәрәбез.
Ул эштә булган вакытта
Миңа бик тә ямансу.
Тизрәк өйгә кайтсын иде,
Мин аны бик сагынам.
Әниемнең ял көннәрен
Түземсезләнеп көтәм,
Мин әнине бик яратам
Тора алмыйм бер көндә.
Әнием озак яшәсен
Авырмасын беркайчан.
Яраткан эше һәрвакыт
Тормышта бәхет бирсен.
Эшне ташлап булмаганын
Аңлыйм инде үзем дә,
Бу дөньяда эшләмичә
Яши алмый беркем дә
Киләчәктә әниемне
Бәхетле тормыш көтәр.
Еллар буе күп эшләгән,
Балалар тәрбияләгән.
Үскәч мин дә әни кебек
Тырышырмын һәр эштә,
Әлегә мине биредә
Күп белем алу көтә.
Ул вакыт килеп җитүгә
Күп һөнәр өйрәнермен,
Үрнәк булып күз алдымда
Тора минем әнием.

Һөнәр сайлавы кыен.

Мәктәп бусагасын атлап
Беренче тапкыр кергәнем
Әле һаман күз алдымда
Күп вакытлар үтсә дә.
Калган уку еллары да
Сизелми үтеп китәр,
Мин үсеп буйга җитәрмен
Нинди булыр һөнәрем?
Уйлый-уйлый утырсам да
Әле сайлый алмадым.
Төрле һөнәр кызыктыра
Сайлап алуы кыен.
Самолётлар очкан чакта
Мавыгып өскә карыйм,
Очучы булыйммы әллә?
Алай да уйлап карыйм.
Машина йөртүче булып
Эшләргә дә мин әзер,
Инҗенер эше дә илдә
Кирәклеләрнең берсе.
Компьютер программаларын
Төзүчеләр бик кирәк,
Техникасыз бер кайда да
Бармый хәзерге эшләр.
Тәбибләр дә бик кирәкле
Авыр алар булмаса,
Кешенең сәламәтлеге
Күбрәк алардан тора.
Бу һөнәрләр бөтенесе
Иң кирәкле дөньяда.
Ләкин укытучы гына
Өйрәтә барсына да.
Төрле эшләр кызыктыра
Күп һөнәр ошый миңа,
Сайлап кына булмый ләкин
Барсы алар кирәкле.
Кайда гына эшләсәң дә,
Нинди һөнәр өйрәнсәң дә,
Ныклы булсын белемең,
Кеше бул син иң элек.