Шигырьләр







































Дөнья яме
Әй ямьле дә бу дөнья!
Киң кырлар,чиста һава,
Урмандагы наратларның
Хуш исләре тарала.
Аланда чәчәк җәймәсе,
Ниндиләре генә юк!
Өстә күбәләкләр оча
Өстәмә бизәк булып.
Зәңгәр күктә кояш нуры
Ялкын кебек күренде,
Тирә-якның күк йөзләре
Алсу төскә күмелде.
Әкрен генә,ашыкмыйча,
Йөзеп чыкты кояшкай,
Җир өстенә нурлар чәчте,
Тагын яңа көн туды.
Гүзәллектән күз чагыла,
Баш та әйләнеп китә.
Дөнья гына тыныч булсын,
Бәхет өчен шул җитә.



Табигатьтән үрнәк ал.

Таң атуын күзәтәм мин,
Бу искиткеч күренеш!
Табигать тылсым эшенә
Сокланадыр һәр кеше.
Диңгез кебек зәңгәр күктә
Җем-җем итә йолдызлар,
Караңгы төн үтеп китә
Таң ату вакыт җитә.
Көләч йөзле кояш чыкты,
Ялтырады тирә-як,
Күңелемдә өмет туды
Читкә китте кайгылар.
Агачның яфраклары да
Әкрен генә җилпенде,
Оядагы кошчыклар да
Йокысыннан уянды.
Яңа көнгә сөенешеп
Тотындылар сайрарга,
Төрле көйләр чыгаралар,
Берсе берсен уздыра!
Кырмыскалар гаиләсе
Әрле-бирле үрмәли,
Чыбык очына ябышып
Бергәләшеп өстери.
Нинди түземлек аларда!
Ничек көчләре җитә?
Табигать биргән акыллык,
Тырышлык гаиләдә.
Кешеләргә ешрак шундый
Күзәтүләр бик кирәк,
Табигать тормышы безгә
Бик файдалы зур үрнәк.
Табигать - ул бик тылсымлы,
Бәйләнешле һәр нәрсә,
Бер җеп кенә өзелсә дә
Тормыш хәзер үзгәрә.
Килешлелек кирәк җирдә,
Шул хис булсын кешедә,
Бәхет тоеп яшәр өчен
Шәфкатҗлек җитми безгә.





Күп еллар йөрдек мәктәпкә
Шатланып,теләк белән.
Бу вакытлар бирде безгә,
Киләчәккә зур өмет.
Тату булып яшәдек без
Бердәм гаилә булып,
Шатлык,кайгыны кичердек
Барыбыз бергәләшеп.
Мәктәбебез киләчәктә
Яшәсен озак еллар,
Бәлки әйләнеп кайтырбыз,
Без бит сезнең балалар.




Багышлау көне
Бүгенге көн безнең истә
Якты нур булып калыр,
Беренче сыйныфлар өчен
Зур бәйрәм көне бүген.
Кичә әле барыбыз да
Гади укучы идек,
Шушы минутлардан башлап
Без булабыз “гимназист”.
Бу исемне аклар өчен
Бик тырышырга кирәк,
Яхшы укып, ипле булу
Безнең алдагы бурыч.
Сезне ышандырыр өчен
Барыбыз сезнең алда
Сүз бирәбез, ант итәбез
Дүрткә, бишкә укырга!




Укытучыга багышлау
Кадерле укытучылар,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Шатлык, бәхетләр телибез,
Кояштай якты көннәр!
Эшегездә уңышлыклар
Юлдаш булсын күп еллар,
Тормышыгыз туры булсын,
Читләп үтсен кайгылар!
Шулай яшәргә лаек сез,
Армый – талмый эшлисез,
Безнең бөтен кыланышка
Бик түземле кеше сез.
Үзебезнең кимчелекне
Ышаныгыз,аңлыйбыз,
Бары тик үз хисебезне
Кулда тота алмыйбыз.
Хөрмәтле укытучылар,
Кичерегез сез безне,
Рәхмәтебез сезгә бик зур,
Яратабыз без сезне!




“Әни” дигән сүз
“Әни” сүзе иң татлы сүз,
Иң гүзәл, иң шатлыклы,
Минем өчен “әни” сүзе
Иң мөһим күңел шаты.
Әни минем бу дөньяда
Иң матур, назлы кеше,
Иң беренче ярдәмчем ул,
Таянычым, яклаучы.
Әни тавышын ишетсәм
Йөрәгем дулкынлана,
Күңелемдә кошлар сайрый,
Борчу уйлар югала.
Дөньядагы һәр кешенең
Әниләре гел булсын,
Озак гомер яшәсеннәр,
Баладан бәхет күрсен!





Яз килә
Кояш яктысыннан күзләр
Җем – җем итеп чагыла.
Өй түбәсеннән тамчыклар
Җиргә сулар агыза.
Юлдагы карлар да эри,
Гөрләвеккә әйләнә.
Табигатьнең үзгәреше
Яз килүен белдерә.




Көз
Менә көз дә килеп җитте,
Тирә - яклар ямансу,
Туктамыйча шыбыр – шыбыр
Яңгыр җырлый үз көен.
Әле генә якты иде,
Инде караңгы төште,
Ашыгалар бөтенесе,
Җылы өйгә юнәлде.




8 нче март
Буген 8 нче март
Әниләрнең бәйрәме,
Барыбыз да көтеп тора,
Бүләкләр әзер инде.
Иртәдән үк көн дә матур,
Саф һава, якты кояш,
Ә чыпчыклар агачларда
Моңлы көйләр чыгара.
Күңел хисе күтәренке,
Шатлыклы уйлар гына,
Барысының йөзе балкый,
Горурлык күзләрендә.
Без иң бәхетле балалар -
Яныбызда әниләр!
Алар өчен иң кадерле,
Иң яраткан сабыйлар.
Әниләрне кайгыртмагыз,
Игътибарлы булыгыз,
Озак еллар яшәсеннәр,
Әни бит ул – бер генә!




Кеше гомере
Яшь булган вакытлар безнең
Үтә тиз, сизелмичә.
Гомер буе шулай булыр
Дип уйлыйлар күбесе.
Үткән көнгә бәя бирми
Яшәве җиңел дә бит,
Ләкин барысын да көтә
Тормыш авырлыклары.
Үткән вакытны берсе дә
Кире кайтара алмый,
Теләгебез нык булса да
Бер ни үзгәртеп булмый.
Кеше гомере бик нәзек
Урман чәчәге кебек.
Әз генә җил исеп китсә
Сынып китә шунда ук.
Безнең дөнья соңгы еллар
Җансызлар белән тулган,
Байлыкка омтылышлары
Беренче урын алган.
Рухи яктан тәрбиябез
Төште бик нык ,түбәнгә.
Кешелеклек төшенчәсе
Югалды күбесендә.
Ике гомер яши алмый
Беркем дә җир шарында.
Нигә шуны аңлый алмый
Уйламый яши алар?