вторник, 13 сентября 2011 г.

Предметны белдергән сүзләр


Тема : Предметны белдерә торган сүзләр.
Максат : сүзнең мәгънәләрен ачыклау; сүзләргә дөрес сорау куя белүне өйрәтү.
Дәрес барышы.
1. Теманы һәм максатны ачыклау.
(1 нче слайд) – рәсемнәр.Рәсемнең исемен әйтегез, нинди сорау куеп була?
Истә калдыр : татар телендә кем?дигән сорау кешегә генә куела, ә рус телендә без бөтен җанлы предмет исемнәренәдә кто?(кем?) дигән сорау куябыз.
(2 нче слайд) – сүзләр: дәфтәр, машина, мәче, соры
-артык сүз бармы?Ни өчен артык ул?(бөтен сүзләр предметның исемен белдерә, ә соры сәзе предметныә билгесен-төсен белдерә, башка сорау куела)
Димәк, предметны белдергән сүзләр исем дип атала һәм кем? Нәрсә? Дигән сорауга җавап була. Бу бүгенге тема.
2.Матур язу күнекмәләре. Укытучы укый :
Бер почмакта куянкай җылый күптән : “Ой-ой-ой
Тәпиләрем өшеде, өйгә кертегез мине”.
Салкын тышта бичара күп вакытлар уздырган,
Карлы буран астында аның өе ишелгән.
“Кер, куянкай, елама, үт түргә-мич башына.
Без бит синең дусларың,ярдәм итәрбез тагын”.
-балалар, нәрсә турында тыңладыгыз?Бу кайда яши торган хайван?Кыш көне нәрсә белән туклана?Өйдә тотарга ярый мы аны?Урманда күрсәгез өйгә алып кайтасыз мы?
-кайсы сүзләрдә й авазы бар?
-бер юл Й.й авазын язабыз. Икенче юлга шул хәреф кергән сүзләрне язабыз өй,елый,куянкай, ой, - й астына сызыгыз.
-елый, куянкай сүзләренә фонетик тикшерү ясагыз. (3 нче слайд-тикшерү)
3.Физминутка.
Басабыз. Нәрсә? Соравына җавап булган сүзгә баш өстендә 1 тапкыр кул чабасыз.
Кем? Сорвына алда 1 тапкыр кул чабасыз, башка сорауга җавап булып килгән сүз ишетсәгез- чүгәлисез.
Малай, балык, укый, кар, эшли, әни, йөзә, укучы, йомшак, өстәл, яза, мәче, нечкә,язучы, сары, укытучы, тәмле.-тактада язылган.
4.Тикшерү(4 нче слайд) Шул сүзләрне 2 баганага бүлеп язабыз:Кем? Нәрсә?Артык сүзләр төшеп кала.
5.Бит 4,№ 2-телдә тикшерү.1 вариант – 1,2 куплеттан нәрсә? Сорвына җавап булган сүзләр яза, 2 вариант – 3,4 куплеттан яза. Тикшерү телдән.
6.Уен : хатаны тап.(5 нче слайд).
7.Нәтиҗә :Кем? Нәрсә? Соравына кайсы сүзләр җавап булып килә?Кешегә генә
кем? соравы куела.Кагыйдәне уку бит6.
8. Йомгаклау, бәя бирү.
9. Өй эше : бит 6, №4. Өй бүлмәгездәге сүзләрне ике баганага язып килегез.

Комментариев нет:

Отправить комментарий