вторник, 13 сентября 2011 г.

Хаталар өстендә эш


Тема. Хаталар өстендә эш.
Максат.Хатаны табып дөрес язылышын аңлата белергә өйрәтү,кагыйдәне куллана белүне ныгыту.
Дәрес барышы.
1.Тема һәм максатны ачыклау.Укытучы контролҗ эш нәтиҗәләре белән таныштыра.
2.Хаталар өстендә эш.Хаталарны төркемләү һәм шулар өстендә эшләү:
-нечкәлек билгесе төшеп калган
-янәшә килгән ике тартык
-ө хәрефе урынына е хәрефе язган
-у белән ү хәрефен ботаган
-ы урынына о хәрефе язган
-исемне, хайван кушаматын баш хәрефтән язу
Һәр хатаны кагыйдә ярдәмендә аңлатып бирәләр. Шул мисалга 2-3 сүз уйлап кушып язалар, хата җибәргән хәреф астына сызалар.
Кем хатасыз эшләгән-үткән темага 5 сүз уйлап язу.
3. Физминут.
Җилкәләрне күтәрдек,чикерткәдәй сикердек,
Күбәләкләр очалар, канатларын җелпиләр.
Аланда җиләк җыям,кәрзингә салып куям,
Җиңел атлап кайтабыз,урынга утырабыз.
4. Слайд № 1.Хатаны тап. Тактада хаталы текст.Дөресләп мөстакыйль язалар.
-күчереп яз
-предмет белдергән сүзләр өстенә к,н хәрефләре куй(кем?нәрсә?)
5.Тикшерү. Слайд № 2.
6.Уен : «Кайсы сүз адашкан?» Бирелгән 3 сүздән дөресен табалар,мәсәлән:
чыпчык, балык, йөзүче – йөзүче артык була,чөнки кем? соравына җавап бирә.
7.Йомгаклау.Укучылар эшенә бәя бирү.
8. Өй эше:б.12 №12

Комментариев нет:

Отправить комментарий