вторник, 13 сентября 2011 г.

Кем? Нәрсә?сорауларына җавап булган сүзләр


Тема. Контроль эшенә әзерлек.
Максат.Укучыларның белемен ныгыту:авазларны кабатлау, предметларга сорау кую(кем?нәрсә?), сүзләрне аера белү,баш хәрефтән языла торган сүзләрне искә төшерү.
Дәрес барышы.
1.Өй эшен тикшерү. Б.8 № 7.
2.Матур язу күнекмәләре. Нечкә сузык аваз хәрефләрен язу:ә,и,ө,ү
3.б.8 №8 –мөстакыйль язу. Телдән тикшерү.
4.б.10 №10 –телдән.
5.Физминут.
Суны канатып куям,ашка яшелчә кисәм,(кул чабу,кисү хәрәкәтен ясау)
Нинди яшелчә кирәк?3 бәрәңге, кәбестә, 1кишер,суган, укроп.(кулларны җәябез, бармакларны бөгәбез)
Барсын ваклап турыйм да, бик тәмле аш пешерәм.(турау хәрәкәте)
7.Укытучы җөмләләр укый балалар яза-кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләр өстенә сорауларның беренче хәрефе белән билгеләү.
Тимур белән Салават – иптәшләр. Алар бергә уйныйлар, тату яшиләр.Малайлар янына бер эт килде.Балалар эткә Караборын исеме бирделәр.Һәр көнне эт аларны мәктәпкә озата
Тикшерү. Слайд № 1.
8.б.11 № 11-мөстакыйль башкару.
9.Күзләр өчен физминут. Слайд №2.
10.Уен:”Сорауга җавапны тап”(Слайд № 3)
11.Йомгаклау.Җавапларына карап нәтиҗә ясау,билгеләү.
12.Өй эше : б. 13 № 14-телдән, б.14 № 15-язу.

Комментариев нет:

Отправить комментарий