вторник, 13 сентября 2011 г.

Баш хәреф


Тема : Баш хәреф
Максат : баш хәрефтән языла торган сүзләрне аера белүне ныгыту, татар телен тирән өйрәнүгә омтылыш үстерү,дәрескә кызыкчынлык булдыру.
Дәрес барышы.
1.Теманы һәм максатны ачыклау. (2 нче слайд)
Бүгенге дәрестә без сүз мәгънәсен ачыкларбыз һәм кайсы очракта сүзләрне баш хәрефтән язылуын өйрәнүне дәвам итәрбез.
2.Өй эшен тикшерү : бит16, к.18
3.Матур язу күнекмәләре : Р р, Ч ч хәрефләрен язу 1 юл. (3 нче слайд)
4.Бит 17 №20. Бирелгән сүзләр белән җөмлә төзегез.Бер җөмләдә алар кеше исеме булсын, икенчесендә гади сүз булсын.(тактада һәм дәфтәрдә язу)
-нинди сүзләр баш хәрефтән языла?
-кеше исеменә нинди сорау куела? (4 нче слайд)
4. Бит 16. Кагыйдәне уку.
5. Физминут.(бармаклар өчен)
Без яздык, яздык, яздык,
Хәзер бик ардык, ардык.
Бармакларны селкетик,
Гармуннарда уйнатыйк,
Битебезне җилпетик
Һәм эшне дәвам итик.(бармакларны уалар,селкиләр,өстәлдә атлаталар)
6.(5 нче слайд) Сыер сүзендә ничә аваз?Кайсы хәреф ике аваз бирә?Е хәрефе һәр очракта да ике авазлы буламы? Русча сыер ничек әйтелә? Бу сүзне язганда нәрсәне истә тоту кирәк? Басымсыз сузыкны тикшереп буламы бу сүздә? Ни өчен булмый?
7.(7 нче слайд)
8. (8 нче слайд) Уен : Кайсы сүз дөрес язылган?Берәмләп чыгып уйныйлар.
9.Йомгаклау, билге кую. Нәтиҗә : нинди сүзләр баш хәрефтән языла?
10.Өй эше : 1)№21; 2) эт,мәче кушаматларын яып килү, шул сүзләр белән 2 җөмлә төзеп язу.Теләк буенча рәсем ясарга була.

Комментариев нет:

Отправить комментарий